Синсез (исполнитель: Айдар Галимов)
Гадилә Гыйлманова сүзләре Фәнзәл Котдысов көе Ташлап киттең мине, көтмәгәндә Ташлап киттең кайтмас җирләргә. Тараталмас минем сагышымны Кар-бураннар, ярсу җилләр дә. Синсез — җәйләр салкын, Синсез — кышлар ялкын. Ник белмибез икән, ник белмибез Яшәүләрнең, бергәлекнең хакын? Безнең көзләр әле ерак иде, Нигә язмыш усал шаяртты? Чәчкә атар чакта кырау сукты, Очар чакта канат каерды. Синсез — җәйләр салкын, Синсез — кышлар ялкын. Ник белмибез икән, ник белмибез Яшәүләрнең, бергәлекнең хакын? Сагыш дәръясында ялгыз йөзәм, Уйларымның тапмыйм ярларын. Кем уйлаган гомер уртасында Ялгыз килер, диеп, язларым. Синсез — җәйләр салкын, Синсез — кышлар ялкын. Ник белмибез икән, ник белмибез Яшәүләрнең, бергәлекнең хакын?