Авыл киче. (исполнитель: Гульназ Сафиуллина - Нияз Сафиуллин)

Авыл киче,сине сагынып,
Кайтам киткән эзләрдән.
Еллар үтте,тик без генә
Бераз гына үзгәргән.

Чишмәләрдә керләр чайкап,
Чәчемне тарыйм әле.
Синең белән авыл кичен
Бер кайтып урыйм әле.

Яннарымда син бар кебек,
Чишмә буена төшкәч.
Әйләнеп кайтыр күк яшьлек,
Салкын суларын эчкәч.

Чишмәләрдән сулар алсам,
Чиләгем тулар микән?
Әгәр кайтып сине күрсәм,
Күңелем булыр микән?

Яшьлек калган авыл кичен
Бергәләп үтик әле.
Сагыну тулган күңелләрнең
Йомгагын сүтик әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сестра сестра в чужих краях  Азамат биштов сидэхэк1ей  Над тобой встают как зори нашей  Приют Жека Рас Ту  Таис Логвиненко желанный сон  Я булку съедаю  Белладонна ВИА Весёлые Ребята  Загнанный Зверь Before I Die 
О чем песня
Гульназ Сафиуллина - Нияз Сафиуллин - Авыл киче.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен