Озата барма(Татар халык йыры) (исполнитель: Альбина Кильдиярова)
Озата барма, дускай, озата барма, Олы юл бит, бәлки, адашмам. Синең серле зәңгәр күзләреңне Башка күзләр белән алмашмам. * * * Озата барма, дускай, кайталмассың, Сүзең барыбер әйтә алмассың. Сөям дигән йомшак сүзең белән Күңелемне юата алмассың. * * * Озата барып, дускай, кайткан чакта, Хәтфә чәчәкләрне таптама. Вакытлыча гына озаткан булып, Яшь йөрәккәемә ут салма.