Пар күгәрчен (исполнитель: Әнвәр Нургалиев)

Әнвәр Нургалиев - Пар күгәрчен
(Н.Шаймарданов көе.)

Ак болытка тидереп канатларын,
Пар күгәрчен очтып әйләнде.
Яшь йөрәкләр типте ярсып бергә,
Күзләребез булды күзләрдә.

Пар күгәрчен, пар балдаклар бүген
Мәхәббәткә нигез салдылар.
Туй көнендә алар безгә парлап
Мәңгелеккә бәхет уйдылар.

Туй көнендә аяз зәнгәр күктә
Пар күгәрчен очып әйләнде.
Әйтерсең дә алар безгә парлап
Бәхет тулы язмыш теләде.

Зәңгәр күктә талгач канатлары,
Пар күгәрчен белми нишләргә.
Шаhит булып сүнмәс мәхәббәтнең
Килеп кунды безнең иңнәргә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Mandy Moore Everything My Heart Desires  Объясни мне  Alien Ant Farm Rubber Mallet  Борис Рубашкин  MakSim-ты  Ti angel  Лера весна 
О чем песня
Әнвәр Нургалиев - Пар күгәрчен?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен