Сөям диеп яз әле (исполнитель: Зөфәр Хәйретдинов)

Сөям диеп яз әле
Зөфәр Хәйретдинов көе Зөләйха Минһаҗева сүзләре

Иренемдә синең наз тәме,
Күзләремдә һаман яз әле.
Синнән башка төннәр ямьсез дип,
Ялгыз диеп миңа яз әле.
Бераз гына вакыт тап әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Ялган булса булыр бу сүзең,
Алданырга әзер мин үзем.

Тәрәзәмә җилләр какканда,
Сызлып — сызлып таңнар атканда,
Мине тагын искә ал әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.

Беләсең бит инде син үзең,
Ничек кирәк миңа шул сүзең.
Җылынсын бу салкын көзләрем,
Бер яктырсын боек йөзләрем.
Бераз гына вакыт тап әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Ялган булса булыр бу сүзең,
Алданырга әзер мин үзем.

Тәрәзәмә җилләр какканда,
Сызлып — сызлып таңнар атканда,
Мине тагын искә ал әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Deadmau5 American slushie  Deadmau5 Antiquism  Ой кажуть люди  Deadmau5 AntiquismDeux  Deadmau5 Aprils  Deadmau5 Automau5er  Deadmau5 Bad Excuse  Лезвием сердца 
О чем песня
Зөфәр Хәйретдинов - Сөям диеп яз әле?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен