Укутучыма(Гуль Мирхади-Эльвира Хаматнурова) (исполнитель: Лейсан Набиуллина Гузель Ахкямова)
Укытучыма
1.Киләчәге зур илемнең
Синең кулыңда, -
Укытучым! Бүген җырлыйм
Синең турыда.
Кушымта:
Иң ягымлы,сабыр, гадел
Укытучым – сез!
Күңелемне, уйларымны
Яктыртучы – сез!
2.Олы йөрәгеңне тиңлим
Чиксез далага, -
Акыллы сүзләр табасың
Һәрбер балага.
3. Җитәкләп алып менәсең
Белем үренә,
Шуңа урының да синең
Йөрәк түрендә.