Эткэй энкэйлэр котсен.(Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз) (исполнитель: Регина Билалова 2010)
Әткәй-Әнкәйләр көтсен
1 Әткәй киңәшләре кирәк
Үсеп буйга җиткәндә.
Әнкәй догалары кирәк
Еракларга киткәндә.
Кушымта: Иңнәремдә пар канатлар
Әткәй-әнкәй биргәне.
Очкан чакта саклый күрик
Шул ояда күргәнне.
2 Шаян балачак ишеге
Ябыла шул тизгенә.
Язмышларның ачысына
Сабыр булып түз генә.
Кушымта.Иңнәремдә пар канатлар
Әткәй-әнкәй биргәне.
Очкан чакта саклый күрик
Шул ояда күргәнне.
3 Догалар сакласын безне,
Киңәшләр ярдәм итсен,
Кайтуыбызны өйләрдә
Әткәй-әнкәйләр көтсен.
Кушымта.Иңнәремдә пар канатлар
Әткәй-әнкәй биргәне.
Очкан чакта саклый күрик
Шул ояда күргәнне.