Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Иркәм чәчең тарат әле, Сибелсен иңнәреңә. Үрмә гөлдәй урелсәңче, Минем күңелләремә. Кушымта: Эх, җаныем чәчләрең, Сибелсен иңнәреңә. Үрмә гөлдәй күренсәңче, Минем күңелләремә. Иркәм утыр яннарыма, Чәчләреңне үрәрмен. Бер үрәрмен - бер сүтәрмен, Үземнеке итәрмен. Кушымта: Эх, җаныем чәчләрең, Сибелсен иңнәреңә. Үрмә гөлдәй күренсәңче, Минем күңелләремә. Иркәм толым чәчләреңне, Җилдә таратасыңмы. Елмаюларың бик серле, Әллә яратасыңмы !? Кушымта: Эх, җаныем чәчләрең, Сибелсен иңнәреңә. Үрмә гөлдәй күренсәңче, Минем күңелләремә.