Минем гаиләм Гөль Мирхади суз Эльвира Хаматнурова көе (исполнитель: Элеонора 2011)
Минем гаиләм
1Уңган әткәем,
Уңган әнкәем
Тәмле аш,чаен
Тезә өстәлгә.
Кызык сүзләрдән,
Якты йөзләрдән,
Шаян күзләрдән,
Шатлык өстәлә.
Кушымта: Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң кадерлесе,иң гүзәле
Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң бәхетлесе,ил бизәге
2 Кем алган ,,бишле”,
Кем тапкан ишен,
Сорый киңәшен
Кичке табында.
Кем нәрсә белгән,
Кем кайда йөргән,
Кем нәрсәкүргән,
Сөйлә барында.
3 Авыр йөкләрдән,
Ачу,шикләрдән
Катгый чикләрдән
Арынсын күңел.
Сөйләшеп бергә,
Серләшеп гелдә,
Бергәләп җирдә
Яшәве җиңел.