Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә (исполнитель: Яп яшь чаклар бар ид)

Икәү учак яккан идек,
Ярда балкып калды ул.
Ничә еллар сөю уты
Йөрәкләрдә янды ул.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Икәү учак яккан идек,
Күпме сулар актылар.
Тормышның борма юлында
Сүрелмәде ярсулар.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Учагыбыз янсын әле,
Тоймый еллар узганын.
Киләчәккә илтсәк иде
Аның якты нурларын.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Mew The Seething Rain Weeps for You  Mew Seething Rain Weeps For You  Mew White Lips Kissed  Родина малая Андрей ковалев  Mew Louise Louisa  Olivia - Wish  Рождественская Жасмин  Mew Symmetry 
О чем песня
Яп яшь чаклар бар ид - Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен