Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә еллар сөю (исполнитель: Яп яшь чаклар бар ид)

Икәү учак яккан идек,
Ярда балкып калды ул.
Ничә еллар сөю уты
Йөрәкләрдә янды ул.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Икәү учак яккан идек,
Күпме сулар актылар.
Тормышның борма юлында
Сүрелмәде ярсулар.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Учагыбыз янсын әле,
Тоймый еллар узганын.
Киләчәккә илтсәк иде
Аның якты нурларын.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Moody Blues From The Bottom of my Heart  The Moody Blues Let Me Go  The Moody Blues Time Is on My Side  The Moody Blues Had To Fall In Love  The Moody Blues Talking Out Of Turn  The Moody Blues Running Water  The Moody Blues December Snow 
О чем песня
Яп яшь чаклар бар ид - Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә еллар сөю?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен