Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Тасма тел Дуэт ( шаян җыр) 1 Кыз: Бергә мәктәпкә барырга Үзең вәгдә итәсең. Бер үзем бардым мәктәпкә Тагын ташлап киткәнсең. Малай: Үпкәләмә бик хәерле Үзең генә барганың Сине төшләремдә күреп Мин бит йоклап калганмын 2 Кыз: Дуслар шундый була мыни: Көн дә тартасың чәчтән. Елап беттем. Шуңа кәрә Башым авыртты кичтән. Малай: Күбәләк бантигың белән Үзәгемне өзәсең Шундый матур чәчләреңнән Ничек тартмый түзәсең 3 Кыз: Сандугачлар җим ашата Бер-беренә сайрашып. Кичә биргән кәнфитеңне Бүген алдың талашып. Малай: Сине уйлап үзәкләрем Өзелеп кипкән иде. Синең кулдан кәнфит капкач Җан кереп киткен иде. 4 Кыз: Шушы тасма телең белән Әйләндерәсең башны Ичмасам мәктәпкә кәдәр Сумкаларымны ташы!