Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Яз килә , яз көлә!
Гөрләвек, гөрләвек
Җырлап ага урамнан.
Арынган, арынган
Җирләр карлы юрганнан.
Кушымта: Яз килә,
Яз килә,-
Ак карлар эреп беткән.
Яз көлә,
Яз көлә,-
Кояш елмая күктән.
Көймәләр, көймәләр
Узышабыз йөздереп.
Сыерчык, сыерчык
Сайрап тора өздереп.
Кушымта.
Йокыдан, йөкыдан
Җир уяна яз килгәч.
Урамга ашыгам
Тәрәзәдән яз килгәч.
Кушымта.