Туган як ( Музыка Эльвира Хаматнурова , Слова Г. Шаймухаметова) (исполнитель: Абрарова Альбина 2014)
Туган як
1Чәчкәләр җыйганда
Хәтфәдәй тугайда
Тургайларның ңырын тыңладым
Күңелем тулганга,
Көй таныш булганга
Аларга кушылып җырладым
Кушымта: Кадерле туган як,
Сөекле туган як,
Уятасың җырлар күңелемдә.
Кадерле туган як,
Сөекле туган як
Һәрвакыт йөрәгем түрендә.
2 Хуш исле болонда
Әсәреп уенга
Колыннардай уйнап туймадым.
Сокланып киңлеккә,
Рәхәттә, иректә
Җырлаган күңлемне тыймадым.
Кушымта.
3 Кайтырмын сагынып,
Кошлардай талпынып,
Китсәм еракларга илемнән.
Һичкайчан җырлың,
Таныш көй-моңнарың
Җуелмас сагышлы күңлемнән.
Кушымта.