Мэктэбем (Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз) (исполнитель: Эльвина Хайруллина)
Мәктәбем 1 Дус ишләрне табарга, Ак тасмалар тагырга, Матур итеп язырга Акбур белән тактага. Кушымта: Мәктәбем, мәктәбем, Өйрәтәсең барсына. Соңга калмый барсам Һәм тырышсам аз гына. 2 Хәрефләрне танырга, Укырга һәм санарга, Кушып,алып,бүлергә Әллә нинди саннарга. Кушымта. 3 Кемнәр яшәгән җирдә, Сөйләшкән нинди телдә? Якты була ник көндөз, Йөлдыз яна ник төнлә? Кушымта. 4 Белем алырга барам, Мин бердә соңга калмам. Авыр булса да фәннәр Икеле, берле алмам! Кушымта.