Козге жыр (минус) (исполнитель: Шаисламова Нурия)
Көзге җыр
1 Мин көзге сукмактан
Мәктәпкә барам
Иелеп кулыма
Яфраклар алам.
Кайчандыр ямь- яшел
Үскән яфраклар
Кабызды учыма
Кызыл учаклар
2 Моңсу көз кояшы
Нурларын суза.
Тезелеп көньякка
Кошларым оча
Җырларын сагынып
Сайрар кошларның
Узарбыз сукмагын
Салкын кышларның
3 Көздән соң,кыштан соң
Килер яз ае.
Мин үсәм мизгелләр
Алышкан саен.
Ашыгып мәктәпкә
Атлыйм юлымнан
Яфраклар бәйләмен
Тотоп кулыма.