Эйдэ эле, Кыш бабай!(Гуль Мирхади - Эльвира Хаматнурова (исполнитель: Руслан Галиев 2005 ар-ка,сведение Г Юламанова)
Әйдә әле, Кыш бабай! 1 Әйдә әле, Кыш бабай, Барыйк урманга Әйдә әле, Кыш бабай Барыйк кырларга. Чыршыларның өстенә Йолдызлар сибик, Кошларның,җәнлекләрнең Хәллзрен белик. 2 Әйдә әле, Кыш бабай Чыгыйк урамга: Балалар өшемиме Карда, буранда? Өләшик бүләкләрне Бар балага да Бик ерак авылларда Һәм калаларда 3 Әйдә, гел бәхет кенә Син өлеш әле. Кипсен җирнең йөзендә Кайгы яшләре. Әти, әни янында Үссен балалар Тыныч кына яшәсен Авыл , калалар. 4 Әйдә әле дусларны Җитәкләп алыйк, Кешеләр йөрәгенә Ачкычлар табыйк. Биик әле җир шарын Тирәле алып: Берүк кенә кыш бабай Без соңга калмыйк.