Кунелле балачак жырлары ( Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз) (исполнитель: Магзумова Ленара,Хазиева Регина)
Күңелле балачак җырлары
1 Уйныйм яшел болонда,
Ак чәчәкләр кулымда,
Әти-әни янымда,-
Җырым алар турында.
Кушымта: Моңнарын басуларның,
Чишмәләрнең суларын,
Чәчәкле болоннарның
Чабышкан колыннарын
Куштым шушы җырыма,-
Калсын йөрәк түрендә
Күңелле балачак җырлары.
2 Назлы куен – балачак,
Шаян ил син – балачак!
Бәхет көең,балачак,
Мәңге истә калачак!
Кушымта.
3 Алда көтә хыялым,
Чынга ашар уйларым!
Янымда бар дусларым,
Күңелдә бар җырларым!
Кушымта.