Татар укытучысы авазы (Раил Гатауллин сүзләре, Лилия Тарханова көе, Нияз Тарханов аранҗировкасы) (исполнитель: Лилия Тарханова)

Мәктәптә ялгызым,
 Мәктәптә берүзем
 Эшлим мин көнозын
 Үтәлми тик сүзем
 Эшләгән эшләрем
 Таптала, югала.
 Мин биргән белемнәр
 Кайда соң сез, кайда?
 Мин сезне татарча
 Уйларга өйрәтәм
 Укытам, яздырам,
 Бай мирас күрсәтәм.
 Әмма мин мәктәптә
 Берүзем, ялгызым.
 Бар да рус, мин генә –
 Бер татар явызы.

Татар телен укытам
 Башкалам Казанда
 Өйрәтәм татарча
 Укырга, язарга
 Әтиләр-әниләр
 Ник каршы сез миңа?
 Тәрбия биргәнгә
 Руслашкан кызыңа
 Тәрбия биргәнгә
 Руслашкан улыңа?

 Татарда бар иман,
 Ихтирам, изгелек.
 Миллилек сакланган
 Яшәп тә изелеп.
 Татарда бар Тукай
 Кол Гали һәм Җәлил.
 Аларның сүзләре 
 Бик туры һәм гадел.
 Бар бик күп галиме,
 Шагыйре, җырчысы,
 Актеры, табибы,
 Эшкуар, спортчысы.
 Татар булып туган
 Сезнең дә балалар,
 Алар да тарихта
 Үз урынын табарлар.

Татар телен укытам
 Башкалам Казанда
 Өйрәтәм татарча
 Укырга, язарга.
 Тормыйкчы без каршы
 Барасы юлларда
 Балагыз өйрәнсен
 Татарча җырларга
 Татарча сөйләргә,
 Татарча уйларга!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Эльдар долгатов-Ты со мною рядом  Hard Times Baby Huey and the Babysitters  Коматоз Cover  Hanatan - Tengaku  Harut Balyan Klara  Нурлан насип токтогулга кетесинби  Песня собачье сердце  Вокалоиды - Сны 
О чем песня
Лилия Тарханова - Татар укытучысы авазы (Раил Гатауллин сүзләре, Лилия Тарханова көе, Нияз Тарханов аранҗировкасы)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен