ЙӨРЕГЕМЕ УТ САЛМА (исполнитель: РАСИМ НИЗАМОВ)

Ут салма йөрәгемә
Миңзәлә Түләбаева көе Шәриф Биккол сүзләре

Кулларында тальян гармун
Өздерә үзәгемне.
Әйтмәсәң дә белеп торам
Сиңа тиң түгелемне.

Бакча эчләренә кереп
Өзеп алдым куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.

Төн йокымнан уятасың,
Уйнама гармуныңны.
Ничек кенә онытаем
Дөнъяда барлыгыңны.

Бакча эчләренә кереп
Сайлап өзәм куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.

Шушы көйне уйныйсың да,
Өзәсең үзәгемне.
Уфтанмаган минутым юк,
Тик түзгәч түзәм инде.

Бакча эчләренә кереп
Сайлап өзәм куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Delays Hooray  Delays Love Made Visible  Delays One More Lie In  Jeanette Mando Diao  Delays Friends Are False  Despair In The Departure Lounge Arctic Monkeys  We Are Young Glee Cast 
О чем песня
РАСИМ НИЗАМОВ - ЙӨРЕГЕМЕ УТ САЛМА?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен