Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам. (исполнитель: Гузель Уразова)

Һәр яңа көн туган саен,
Яратасыңмы,дисең.
Әйтерсең лә сине генә
Сөюемне белмисең.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Гел "яратам" диеп торгач,
Тәме бетә бит аның.
Мәхәббәтне күңел белән
Тоярга өйрән, җаным.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Исеңдә калдыр, кадерлем,
Кабатламам яңадан:
Бөтен җаным-тәнем белән
Сине бик-бик яратам.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А люди в городе гуляют по льду  Рем Дигга Игра на Выживание  Если вдруг не станет тебя  Птаха Бьянка - Дымом в облака  Небо ждёт калинов мост  Нравится смотреть на тебя  Легко ли быть молодым  Владимерский централ 
О чем песня
Гузель Уразова - Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен