Учти -учти (исполнитель: Алмаз Ишмуратов)
Үчти-үчти Илһам Хисматуллин көе Клара Булатова сүзләре Бакча гөле микән бу? Таң былбылы микән бу? Бер елмайса,көн җылына, Кояш нуры микән бу? "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә. Алма булмый ал булмас, Хөрмә булмый бал булмас. Шушыннан да матурлары Илдә тиңдәш табылмас. "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә. Эрбетемнең чикләвеге, Өрегемнең җимеше. Бу өстергән үз илемдә - Бүләгемдер бу кеше. "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә. Алыштырмам унга да, Алыштырмам сулга да. Шушыннан да матурлары Булмас инде дөньяда. "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә.