Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Танып Ак танып сине сагынып Кайтам йөрәгем янып Дәшәсең мине танып Ак дулкын ярга кагып. Кушымта: Э танып ага ага Ак дулкыннарга кага. Их, белсәгез,ак дулкыннар, Йөрәгем ничек яна. Ямансулап ярларда Дәшәм бөдрә талларга Талдагы былбылларга Яшьлегем дип,кайларда?! Кушымта. Былбыллар сайрап кына, Талларым аңлап кына, Яшьлегең,диләр ярда Калган моң булып кына. Кушымта.