Идел-йорт (исполнитель: Айдар Файзрахманов)
Резеда Ахиярова көе Идегәй сүзләре И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел буе имин йорт, Ата-бабам тоткан йорт, Ашлык белән тулган йорт; Идел—Җаек арасы Елкы белән тулган йорт; Казан—Болгар арасы Кала белән тулган йорт. Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт! И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел буе имин йорт, Атам кияү булган йорт, Анам килен булган йорт; Балтырганы беләктәй, Яфраклары калкандай, Алмалары йөрәктәй, Ботаклары алкадай. Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт! И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел буе имин йорт, Көндек каным тамган йорт, Җаным булып калган йорт; Эчмәгән җан калмаган, Идел белән Җаегым, Суы тәмен салмаган, Чулман белән Нократым, Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт, Котлы булсын туган йорт!