Язмышны бәйләдек гомергә (Эльвира Хаматнурова- (исполнитель: Айгиз Ахметов)
Очраттым да сине гашыйк булдым, Гомерлек яр булдың үземә. Сокланыплар һаман туя алмыйм, Ай-кояштай нурлы йөзеңә. Яшьлектә иң гүзәл таңнарда, Язмышны бәйләдек гомергә. Алтын балдак — вәгъдә билгесе, Яшик шулай бергә мәңгегә Мин бәхетле сине очратканга, Ходаема мең-мең рәхмәтле. Бары синең генә янәшәңдә, Таптым мин бит олы бәхетне. Яшьлектә иң гүзәл таңнарда, Язмышны бәйләдек гомергә. Алтын балдак — вәгъдә билгесе, Яшик шулай бергә мәңгегә Күңелемнең нурлы кояшы син, Гомеремнең тугры юлдашы. Саф мәхәббәт, тигезлектә булсын, Бәхетләргә илткән юл башы. Яшьлектә иң гүзәл таңнарда, Язмышны бәйләдек гомергә. Алтын балдак — вәгъдә билгесе, Яшик шулай бергә мәңгегә