Яшьлек утлары (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов)
Яшьлек утлары. Гомерләрдә әле язмы, көзме? Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!.. Әйткән сүзем әллә хак түгелме? Яшәр көчне бирә ул бары! Кушымта: Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Исбат итәм диеп үз- үземне Яхшылыкка күңел омтыла. Тоя белеп гүзәл мизгелләрне, Йөрәкләрдә яңа җыр туа. Кушымта шул ук. Тормыштагы кыен мизгелләрне Җиткермәскә кирәк упкынга... Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне, Кыенлыклар тагын он(ы)тыла. Кушымта шул ук.