Син килгәнсең икән (минус) (исполнитель: Гүзәл Уразова)

Син килгәнсең икән

Күкләр нигә биегәйгән дисәм,
Төннәр, дисәм, нигә яктырак.
Ярларына каккан дулкын кебек
Нигә ярсый, дисәм, бу йөрәк.

Кушымта:
Син килгәнсең икән!
Чәчләремә таң җилләре булып кагылдың,
Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!

Бу дөньяда, бәгърем, синнән башка
Яши алмавымны белгәнсең,
Килгәнсең дә, күңел тәрәзенә
Өмет пәрдәләре элгәнсең.

Кушымта.

Сүнәргә дип торган гомеремнең
Син кабыздың кабат шәмнәрен.
Киңәйделәр күңел офыкларым,
Көнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Киңәйделәр күңел офыкларым,
Көнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Алкоголик анархист жизнь  Путешествие в полдень Наталья Рожкова  Спят мальчишки Георг Отс  Ethik  Powstanie  Воин - интернационалист Валерий Петряев  Вячеслав Мясников бард и ноутбук 
О чем песня
Гүзәл Уразова - Син килгәнсең икән (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен