Ялгышканмын /Фаил Гаязов суз, Лилия Ахунжанова кое/ (исполнитель: Айназ)

Ялгышканмын
Лилия Ахунҗанова көе Фаил Гаязов сүзләре

Гомерлеккә иң кадерле
Ярың була алмадым.
Кемне яратканымны да
Соңлап кына аңладым.

Мин бик ялгышканмын сине
Язмышым диеп уйлап.
Белмәдем шул йөргәнеңне
Хисләрем белән уйнап.

Чын йөрәктән сөйгәнемне
Никтер, аңлый белмәдең,
Читтән назлар эзләп әллә
Аңларга теләмәдең?!

Мин бик ялгышканмын сине
Язмышым диеп уйлап.
Белмәдем шул йөргәнеңне
Хисләрем белән уйнап.

Күпме йөрәкне яралап
Мәхәббәт укларыңнан –
Гомерлеккә янарсың бит
Ялгызлык утларында!

Мин бик ялгышканмын сине
Язмышым диеп уйлап.
Белмәдем шул йөргәнеңне
Хисләрем белән уйнап.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Песня про маму акапельно 2010 Эрика  Мс белый и маста  САРКОФАГ - саркофаг  А ти целуешь другого  Рамиль я тебя очень люблю  Sex и Виски Кокс-Карибский Loc Dog 
О чем песня
Айназ - Ялгышканмын /Фаил Гаязов суз, Лилия Ахунжанова кое/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен