Нигә,болыт,елыйсың (исполнитель: Зульфия Минхажева)

Нигә, болыт,елыйсың?
Мөхтәр Минһаҗев көе Алмаз Хәмзин сүзләре

Ялгыз болыт йөзә күктә,
Башкалардан аерылып,
Ялгыз калган аккош булып,
Бер канаты каерылып.

Нигә, болыт,елыйсың?
Сәбәпләре ни булды?
Күз яшьләрең,мөлдерәп,
Минем күңелгә тулды.

Ул да ялгыз,мин дә ялгыз,
Ялгыз хәлен кем аңлар?
Җаннары бар болытларның,
Сөйләшә белә алар.

Нигә, болыт,елыйсың?
Сәбәпләре ни булды?
Күз яшьләрең,мөлдерәп,
Минем күңелгә тулды.

Ялгыз болыт,ялгыз булып
Озак йөзалмас инде.
Минем язмыш гөл томанлы,
Болыт булалмас инде.

Нигә, болыт,елыйсың?
Сәбәпләре ни булды?
Күз яшьләрең,мөлдерәп,
Минем күңелгә тулды.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Дэпо-уходи  I Put A Spell On You Creedence Clearwater Revival  Раз Прислал Мне Барин Чаю Русские Народные Песни  Задница DON-A  Koga mene ke me nemas Vlatko Lozanoski  Borgore - ice cream instrumental  Вовчица олег винник  Maria Holic Kimi ni Mune Kyun 
О чем песня
Зульфия Минхажева - Нигә,болыт,елыйсың?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен