Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, —
Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң!

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, -
Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң!

Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, —
Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!

Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып,
Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем, -
Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем, —
Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт Мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем, -
Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде, —
Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Blur London Loves  Blur This Is a Low  Blur Stereotypes  Anastasia-  Blur Best Days  Blur Fade Away  Blur Top Man  Blur The Universal 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен