Яшәргә көч биреп яшисең (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм)
[bad word] [bad word] urazova_khakimov (Л. Зәйнуллин көе, Г. Кәримов сүзләре) 1. Сөймәгән ярларны пар итмә, Беркем дә керә алмас арага. Авырлык килсә дә бүләрбез, Дошманнар тоз сипсә дә ярага. КУШЫМТА: Син минем йөрәгем түрендә, Тормышым маягы син генә. Яшәүгә көч биреп яшисең Бары тик син генә, син генә. 2. Яшикче назланып гөлләрдәй, Ятларны арага кертмичә. Безгә бит яшисе бар әле, Бәхетне ятларга бирмичә. 3. Сөй әле син мине, сөйгәнем, Көнләшсен һавада йолдызлар. Без икәү булганда бәхетле, Бәхеттә яшәрбез күп еллар.