Тик бәхетле ит кенә (исполнитель: Салахов Фердинанд)

Тик бәхетле ит кенә
Риф Гатауллин көе Газинур Морат сүзләре

Йолдыз ява өстебезгә,
Йолдыз ява ишелеп
Ишетәсеңме, бәхет кага
Сөюебез ишеген
Сөюебез ишеген.

Күзләреңдә яшьлек яме,
Иренеңдә сөю тәме.
Тик көчеңне бары шунда
Диеп уйлама яме.
Ә бит, безгә бергә-бергә
Тормышның кара көнен дә,
Тормышның якты төнен дә
Кичеп чыгарга әле.

Йолдыз куна иренеңә,
Йолдыз куна битеңә.
Ә син миңа эндәшәсең:
«Тик бәхетле ит кенә,
Тик бәхетле ит, кенә».

Күзләреңдә яшьлек яме,
Иренеңдә сөю тәме.
Тик көчеңне бары шунда
Диеп уйлама яме.
Ә бит, безгә бергә-бергә
Тормышның кара көнен дә,
Тормышның якты төнен дә
Кичеп чыгарга әле.

Йолдыз серен аңларбыз күк,
Шундый якын арабыз.
Киек каз юлыннан икәү
Җитәкләшеп барабыз,
Җитәкләшеп барабыз.

Күзләреңдә яшьлек яме,
Иренеңдә сөю тәме.
Тик көчеңне бары шунда
Диеп уйлама яме.
Ә бит, безгә бергә-бергә
Тормышның кара көнен дә,
Тормышның якты төнен дә
Кичеп чыгарга әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Sirens with Nick Hook x El-P  Отпусти mieke  Smoking every morning Vibe TGK 8 BIT  Синэфын  Broken Wingz Radio Version Dj Frankie  Skif-игра 
О чем песня
Салахов Фердинанд - Тик бәхетле ит кенә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен