Исеменне язган идем (исполнитель: Усманов Вил)

Исемеңне язган идем
Вил Усманов көе Харрас Әюп сүзләре

Исемеңне язган идем
Кышын яуган карларга,
Алар түзми эреп акты
Инде әллә кайларга.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә —
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә…

Исемеңне нурлар белән
Күлләргә язган идем,
Күлләр кибеп камышларны
Кайгыга салган инде.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә —
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә…

Исемеңне үргән идем
Кырда үскән гөлләрдән —
Гөлләр кибеп коелдылар,
Таралдылар җилләргә.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә —
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә…
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Raised By Swans - Night Fighter  Девушки как звёзды минусовка Губин А  Edward elric  Псалом 120 Зоряна  Екатерина гопенко  Like Cockatoos The Cure  Ismail YK - 90 60 90 NaZlI GiZ  Давай включай Лимонадный рот 
О чем песня
Усманов Вил - Исеменне язган идем?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен