Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Әтием кочагы Лилия Вахитова көе Гөлнур Айзат сүзләре 1.Әтиемнең кочагында Шундый рәхәт, күңелле! Гел керәсе килеп тора, Тартып тора күңелне. Кушымта: Туңган чакта җылынырга Гел кирәк кочак бит ул! Бер дә сүнеп бетми торган Гел янган учак бит ул! 2.И рәхәт мине яраткан Куллар җылысын сизү! Әтиемнең кочагында Диңгез-дәрьялар гизү! Кушымта: Әллә нинди татлы сүзләр Ишетәм бу кочакта. Гел көләсе, шатланасы Килеп тора шулчакта. 3.Әтиемнең яратканын Сизеп торам һәрвакыт. Арыган вакытында да Кочып ала яратып. Кушымта: Бар малайлар, кызларга да Әти кочагы тисен! “Мин нинди бай-Әтием бар! Кочаклы әти !”-дисен.