Ничек тынычландырыйм (Эльвира Хаматнурова - Гол Мирхади, (исполнитель: Айгиз Ахметов)

Кыйгач-кыйгач кара
Кыйгач кара кашың
Тагын җыерылган ачуланып.
Күзләрең ут чәчә,
Кызыл иреннәрең
Авыр сүзләр сибә ачыланып.

Нигә кара болытлар
Каплаган ак йөзеңне?
Ничек тынычландырып
Туктатыйм соң үзеңне?!

Кара, кара, кара,
Кара болытларны
Таратырга иде җилләр булып
Болыттан арынган
Якты кояш кебек
Бер елмайсаң икән миңа тынып.

Нигә кара болытлар
Каплаган ак йөзеңне?
Ничек тынычландырып
Туктатыйм соң үзеңне?!

Кара, кара, кара,
Кара сөрмә күзләр
Миңа карап нурлар сибәр өчен.
«Сөям!» дигәнемә назланыр Колаклар
Гайбәт сүзләренә салмас өчен.

Нигә кара болытлар
Каплаган ак йөзеңне?
Ничек тынычландырып
Туктатыйм соң үзеңне?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Forgive Me Orginal Mix Martian  На безымянной высоте  Vanilla sky inner conspiracy  Love Song Golden State ft Holly Conlan  Katie Pepper - Running Rings  Я вернулась  Harmony Team Kaminary - Holly Night Fantasy 
О чем песня
Айгиз Ахметов - Ничек тынычландырыйм (Эльвира Хаматнурова - Гол Мирхади,?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен