Соң тугел ( О. Усманов муз) (исполнитель: Сагит Гыйбашев Алсиня Салахова сүзләре)
Соң түгел Оскар Усманов көе Алсинә Сәлахова сүзләре Утка яна миләш мәхәббәттән, Көзге сагышларга бирешми. Соңга калдык диеп кавышырга, Мәхәббәттән качу килешми. Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Миләш тәлгәшенең ялкыннары, Булса әгәр йөрәк түрендә. Көзге ачы җилләр өшетмиләр, Салкын кышта назлы күренә. Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Миләшләрнең кызыл җимешләре Сибелгәннәр синең юлларга. Яшь чакларым узды инде диеп, Иртәрәктер әле җырларга. Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел!