Гашыйк бул син миңа тагын бер (исполнитель: Рөстәм Закиров)
Офыкларны нурлап, балкып киткән Салават күпере күк бу гомер. Көннәреңне серле итәм дисәң, Гашыйк бул син миңа тагын бер. Ак көннәрне төннәр алыштыра, Ай яктысы уртак, таңы бер. Елларыңны җырлы итәм дисәң, Гашыйк бул син миңа тагын бер. Син сулаган һава- минем һава, Без яшәгән гомер бары бер. Үткәннәрең үкенмәслек булсын дисәң, Гашыйк бул син миңа тагын бер.