Әни куллары(Алсинэ Сэлахова суз.Ильдар Ногманов кое,аранжировка И. Ногманов,запись Л. Зайнуллин) (исполнитель: Ринат Нуруллин)

Ильдар Ногманов көе Алсинә Сәлахова сузләре

Синең куллар – минем учларымда,
Сыйпыймын да, үзем уйлыйм һаман:
Менә шушы куллар минем өчен,
Камыр басып, тәмле ипи салган.

Шушы куллар мине биләүләгән,
Авыр чакта назлап юаткан.
Иртәләрен , битләремнән сөеп, 
Чәчәләремнән сыйпап уяткан.

Ул ипинең исе – борынымда
Хәзергәчә, шундый хуш исле...
Син пешергән ризыктан да тәмле
Җир йөзендә азык юк төсле!

Шушы куллар мине биләүләгән,
Авыр чакта назлап юаткан.
Иртәләрен , битләремнән сөеп, 
Чәчәләремнән сыйпап уяткан.

Бу куллар бит күпме токмач җәйгән, 
Ни булса да, бер дә армаган!
Шушы куллар гына бала чакка
Алып кайтыр иде яңадан...

Шушы куллар мине биләүләгән,
Авыр чакта назлап юаткан.
Иртәләрен , битләремнән сөеп, 
Чәчәләремнән сыйпап уяткан.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
John Frusciante Second Walk  Пластинки  John Frusciante Every Person  John Frusciante This Cold  John Frusciante Time Goes Back  John Frusciante In Relief  John Frusciante Water  John Frusciante Cut-Out 
О чем песня
Ринат Нуруллин - Әни куллары(Алсинэ Сэлахова суз.Ильдар Ногманов кое,аранжировка И. Ногманов,запись Л. Зайнуллин)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен