Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Күңлемдәге теләкләрне гөлләргә үреп бирәм.
Гөлгә күмеп, бүген сине “Кадерлем минем”, - диям.
Туган көнең белән котлыйм, җырлар язам бүләккә
Син гүзәлем, гүзәлкәем, матур бүген бигрәк тә.

Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең якты булсын
Караңгыда югалма!

Карама агым суларга, яшьлегеңне кызганып.
Утырма туган көнеңдә яшьләреңә чыланып.
Иссен җилләр, назлап сине, баш исеннәр каеннар,
Сайрар кошлар каен саен, син дә ела сайраплар.

Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең якты булсын
Караңгыда югалма!

Көзләр кебек сарыланма, кышлар кебек агарма,
Җәйләр кебек ягымлы бул, өмет багла язларга.
Килер бәхет бик көттереп, шатлыгың да күп булыр.
Газиз әнкәң бүләк иткән иң зур бүләк шул булыр!

Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең якты булсын
Караңгыда югалма!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Полёты Котёнок вырастет котом 2517  Что же ты делаешь папа Кукла минус  Mika kobayashi bios  Ginex Наша судьба  Осень на двоих амирхан  Алтын юзук  Золотая адвайта 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен