Ин кадерле Дусларга (исполнитель: Салават Фатхетдинов)
Бала чакта сандугачтай Килә иде сайрасы. Мәхәббәтнең иң чибәрен Килә иде сайласы. Әле дә истә, әле дә истә Балачак хыяллары. Салават күпере кебек Күңелем хыяллары. Кушымта: Сандугачым өйрәт мине Өйрәт мине сайрарга. Сайрармын да, җырлармын да Иң кәдерле дусларга. Чәчәкле алым чалгымны Җырлатам әле кайрап. Сөюемне аңлатырга Сандугач булып сайра. Сандугачым сайра, сайра Сайра син арыганчы. Сайрап җибәр халкым өчен Йөрәгем ярылганчы.