"Жырлыйк эле.." (исполнитель: Айгуль Сагеева)

Җырлыйк әле 
Зиннур Гыйбадуллин көе Дифгать Сирай сүзләре

Килгән саен сезне сагынып киләм,
Канатланып киләм кош кебек.
Сезнең белән жырлап очрашулар
Күңелләрдә калыр төш кебек.

Әйдә, әйдә, әйдә җырлыйк әле,
Җилкендерик әле хисләрне.
Бергә, бергә, бергә җырлыйк әле,
Яңгыратып зәңгәр кичләрне.

Килгән саен сезне сагынып киләм,
Рухландыра якты йөзегез.
Җырым белән шатландыра алсам,
Алкыш белән җавап бирегез.

Әйдә, әйдә, әйдә җырлыйк әле,
Җилкендерик әле хисләрне.
Бергә, бергә, бергә җырлыйк әле,
Яңгыратып зәңгәр кичләрне.

Килгән саен сезне сагынып киләм,
Яна җырлар, яңа көн белән.
Алып киләм аны туган якның
Кырларыннан, урман, күленнән.

Әйдә, әйдә, әйдә җырлыйк әле,
Җилкендерик әле хисләрне.
Бергә, бергә, бергә җырлыйк әле,
Яңгыратып зәңгәр кичләрне.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сацура бой с тенью  Pochill  Ты врал про любовь Песни под гитару  Now I Can See single 2014 The Fraiz  Что делать мне душа больна не  One piece 47 
О чем песня
Айгуль Сагеева - "Жырлыйк эле.."?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен