Су буенда учак яна (исполнитель: сУ БУЕНДА)

[bad word]  [bad word] club18495024                                      СУ БУЕНДА УЧАК ЯНА
3өфәр Хәйретдинов көе
Наил Касыймов шигыре

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.

Кушымта:
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.

Кушымта:
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.

Кушымта:
Су буенда учак яна,
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Clannad What Will I Do  Clannad A Dream in the Night  Madredeus O Pastor  Pa-pa-ra-pam-pam  Кто-то другой быть может  Rihanna-Please  Madredeus Ao Longe O Mar  Madredeus O Sonho 
О чем песня
сУ БУЕНДА - Су буенда учак яна?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен