Су буйларында йордем (Л.Аланлы кое, Рэмзия Габделхакова (исполнитель: Людмила Аланлы)

Су буйларында йөрдем
Рамзия Габделхакова сүзләре, Людмила Аланлы музыкасы
1. Су буйларында йөрдем,
Үз чишмәмне эзләдем.
Җил уйнаган комнарында
Уелып калды эзләрем.
        Кушымта:
Су буйларында йөрдем,
Суга салдым серләрем.
Сине яратып туярга 
Җитмәстер гомерләрем.

2. Су буйларында йөрдем,
Уйландым да моңландым.
Көлүеңне хәтерләткән
Чишмә җырын тыңладым.
         Кушымта шул ук.
3. Чишмә җырларын тыңладым,
Эчтем баллы суларын.
Күз алларымда - сыннарың,
Миңа сузган кулларың.
        Кушымта шул ук.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Love love bigudi  Жанна бическая  Остановите эту музыку  Мегечи ортемчей  Game Time Zomboy  Аэропорт барыкин  Мы-ведьмы трикс 
О чем песня
Людмила Аланлы - Су буйларында йордем (Л.Аланлы кое, Рэмзия Габделхакова?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен