Кичер мине, энкэй... (исполнитель: Ирек Ногманов)

Кушылып җырлагыз!
Кичер мине, әнкәй, гафү ит…
Рим Хәсәнов көеГыйльман Идрисов сүзләре
Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафү ит.

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафү ит.

Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:
Иртәгә, бәлки, булыр дип.

Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафү ит.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Forever Angel Kings and Queens 2004 Axel Rudi Pell  Still wonder  From Zero To Hero Sarah Connor  Optimism  Report Card Soulja Boy  Tell me goodbye big bang  Give me kiss kiss  Origa cradle 
О чем песня
Ирек Ногманов - Кичер мине, энкэй...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен