Син дә миңа бер генә, мин дә сиңа бер генә... (исполнитель: Римма Никитина)

1. Йолдызлардан күзләдеңме,
Җирдән дә өзләдеңме.
Хыялымда күрдем дисең,
Син минем эзләремне.

Син дә миңа бер генә, 
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

2. Син алтыным, син көмешем,
Ходай биргән өлешем.
Пар канатлы итеп яшик
Сөюебез җимешен.

Син дә миңа бер генә, 
Мин дә сиңа бер генә,
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

3. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Былбыллардай серләшеп.
Яшик әле бер-беребезгә
"Бергенәм" - дип эндәшеп.

Син дә миңа бер генә, 
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
David guetta -She Wolf  Jingle Реклама МТС  Gia suramelashvili geli  The miner minecraft  Коф театр  Ummon yana yana  Дилер любви  Хала ду 
О чем песня
Римма Никитина - Син дә миңа бер генә, мин дә сиңа бер генә...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен