Оздереп бер карадын да(минус) (исполнитель: Салават)

Оздереп бер карадың да
Яндырдың йөрәгемне.
Оздереп бер карадың да
Яндырдың йөрәгемне.
Хәзер белмим кайда басып,
Ни эшләп йөргәнемне.
Хәзер белмим кайда басып,
Ни эшләп йөргәнемне.

Сизмим түбәнгә төшкәнне,
Үрләргә менгәнемне.
Сизмим түбәнгә төшкәнне,
Үрләргә менгәнемне.
Күрмим нәрсә күргәнемне,
Белмим ни белгәнемне.
Күрмим нәрсә күргәнемне,
Белмим ни белгәнемне.

Хушны алып ут кабыздың,
Суып да сибәрсәңме?
Хушны алып ут кабыздың,
Суып да сибәрсәңме?
Су сипмәсәң беләсеңме
Көенеп кибәсемне?
Су сипмәсәң беләсеңме
Көенеп кибәсемне?

Ут чәчеп мин дә карасам
Хисеңне сөйләрсеңме?
Ут чәчеп мин дә карасам
Хисеңне сөйләрсеңме?
Мин янган утларда янсаң
Үзең соң түзәрсеңме?
Мин янган утларда янсаң
Үзең соң түзәрсеңме?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kiss 2ne1  Ты самая прекрасная СД  Песня кукол  Лесной олень Аида Ведищева  Кантри брэган  Нюша вою на луна  Все пройдет девченка 
О чем песня
Салават - Оздереп бер карадын да(минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен