Эх, күзләрең! (исполнитель: Лэйсэн Махмутова)

*´¨`*•.¸¸.•*´¨`*•.¸¸.•*´¨`*•.¸¸. •*´¨`*•.¸¸.• *´¨`*

Алтын кояш нурларыннан
Нур сирпелгән күзеңә.
Карадым да, хәйран калдым,
Гашыйк булдым үзеңә.

Эх,күзләрең,күзләрең,
Бигрәк нурлы йөзләрең.
Бер күз сирпеп кара әле,
Булма ул кадәр түзем.

Сандугач канатларыннан
Алдыңмы кыйгач кашың?
Күпме карасам да туймыйм,
Әйләндердең дә башым.

Эх,җаныем, эх, җанаш,
Күз өстендә караш каш.
Бер карадың, бер елмайдың,
Уйларга салдың тоташ.

Күл өстендә аккош кебек
Киләсең йөзеп кенә.
Гомерлеккә ярым булсаң,
Яшәрмен сөеп кенә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Это всё что я возьму  Белоснежная симфония Цвет влюблённых  Jah секс наркотики  Поле держится на танках Любэ  Ансамбль Монисто--кай джяв БАХТАЛЭ РОМА  Log dog-маленькая моя  Канцлер Ги - вы ненавидите меня 
О чем песня
Лэйсэн Махмутова - Эх, күзләрең!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен