Ассаламалейкум (исполнитель: Неизвестный исполнитель)
Таң ата да кояш чыга, Кояшны сәламли көн. – Саумы, Кояш, сүнмәс учак! Әссәламе галәйкем! Тел ачкычы, иман биргән Сөекле туган телем! Үзебезчә сиңа сәлам, Әссәламе галәйкем! Әй игенче, күкрәп үссен Кырларда синең иген. Икмәк тотып сәлам юллыйм, Әссәламе галәйкем! Ачыйк бәхет ишекләрен, Бәхетле булсын һәркем, Әй кардәшләр, милләттәшләр, Әссәламе галәйкем! Таң ата да кояш чыга, Кояшлы бездә һәр көн. Кояш белән сәлам юллыйм, Әссәламе галәйкем!