Кем кемне гафу итэр (исполнитель: Чулпан Зиннатуллина)
Кем кемне эзләп тапты да, Югалтты соң кем кемне? Кем бүген ныграк сагына, Моң _сагышлар кемнеке? Йөрәктәге яраларның сызлавы,бәлки бетәр. Синме мине, минме сине, Кем кемне гафу итәр. Кем кемне газаплый һаман, Кем үзәген кем өзә? Кайсыбыз шулай сагына, Кайсыбыз чак_чак түзә? Йөрәктәге яраларның Сызлавы,бәлки, бетәр. Синме мине, минме сине, Кем кемне гафу итәр. Кемне кем чынлап яратты, Кем вакытлыча гына. Кем кемне шулай ташлады Моң_сагыш кочагына. Йөрәктәге яраларның Сызлавы, бәлки,бетәр. Синме мине, минме сине, Кем кемне гафу итәр.