Ятим иттен энкэй тыныч йокла Энкэй. (исполнитель: Габдельфат Сафин)

Гомер бүләк иттең, ләкин балачагым
Ак биләүдәй назлап төрмәдең.
Балам дигән сүзең тилмереп лә көттем,
Елап чыга идем тәннәрен.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең? 

Сине кайтаруны сорап ялвардым мин
Ал таңнардан, ачы җилләрдән.
Нәүмиз, ятим иттең бәгырь кисәгеңне
«Әни» дигән назлы сүзләрдән.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең? 

Өзгәләнә булыр хәзер үзәкләрең
Күргәч улың-лачын егетне.
Ятимлекнең ачы тамчылары юды
Сиңа булган соңгы өметне.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Лодочка Игорь Саруханов Дмитрий Иншаков  Дороже золота 2012 ОУ74 feat Guf  Обжигающие - Школа это мир  Mika hayate karakuri pierrot  Harmony team usagi  Чак чаки борон  Ари мотс ми гна 
О чем песня
Габдельфат Сафин - Ятим иттен энкэй тыныч йокла Энкэй.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен